МИНОМЁТЧЫ и. Миномёт частенда хезмәт итүче; миномёттан атучы. Үзе миномётчы бит инде, сугышның иң кызуында йөрибез, атналар буе передовойдан чыккан юк, дигән бер хаты гына килде. Л.Ихсанова. Баштарак ул, тиешле хәрби әзерлекне үткәч, миномётчы сыйфатында Сталинград янындагы җитди сугышларда катнаша, фашист гаскәрләренең куәтле зур көчләрен тар-мар итүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Ш.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә