МИНОМЁТ и. рус Миналар ата, ышыкланган цельләргә тидерү максаты белән текә траекторияле ут алып бару өчен файдаланыла торган туп. Гарьлегеннән шартларга җитешкән генералларның безнең окопларны артиллериядән һәм миномётлардан ничә рәт утка тотуын сөйләп тә тормыйм. Ш.Рәкыйпов. Дошман, үзенекеләренә тидерү куркынычы барын чамалап, миномётлардан атуны сирәгәйтте. Х.Камалов. Фашистларның уң як ярдагы тимер-бетон ныгытмаларын йөзләгән туплар, миномётлар, самолётлар дәһшәтле утка тоталар. Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә