МИНО’ГА и. нем. зоол. Боҗраавызлылар классында бердәнбер булган, миногалар семьялыгына караган, шәрә елан сыман гәүдәле төче су балыгы. Миногалар, омарлар, краблар, елан балыклар алырга вәкилләр Балтыйк буена, Калининградка ашыкты. А.Гыйләҗев. Балыкларның иң якын кардәшләре булган миногалар паразитлар кебек яшиләр. Кызыклы ихтиология. Түбән төзелешле хордалылар – ланцетник, минога, миксин – тәннәренең арка өлешендә баштан койрыкка кадәр сузылган нык эластик аркан сыман хордага ия. Биология. Хайваннар |