МИННӘ’Т ИТҮ ф. Эшләгән яхшылыгы белән битәрләү, каршы яхшылык таләп итү. Сәүдәгәр бер тиенлек хөрмәт итәр, ун тиенлек миннәт итәр. Мәкаль. Син, мулла кем, син инде алай миннәт итеп, үзеңнең нигъмәтеңнең әҗерен җуйма. Г.Камал. Аз мал биреп байның кызын алсаң, Куеныңда бер ятканын миннәт итәр. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә