МИННӘТДАР с. фар. кит. к. миннәтле. Бәс, бу хезмәтләрең тәмам булгач, мосафирга вә кунакка миннәт йөкләмә. Бәлки син аларга миннәтдар бул. К.Насыйри. Шуңгар күрә үзләрен тоткынлыктан азат итү юлында көрәшүче каһарман артистларга каршы татар хатыны миннәтдар. Г.Исхакый. Солтаннарның затлы киемнәре, хатын-кызларның асылташлы калфаклары, чулпылар, борынгы китапларны күреп, мин чиксез миннәтдар булдым. Р.Батулла |