МИННӘТ и. гар. кит. 1) Күрсәткән яхшылыгы, ярдәме турында гел искә төшереп тору, шуның өчен нәрсәдер таләп итү, шуның белән битәрләү. Кешенең миннәтен җигәнче, үзеңнең хезмәтеңне җи. Мәкаль. Падишаһ дәхи мең төрле миннәт белән рөхсәт бирде. К.Насыйри. Әгәрчә зәррә мыскал һиммәте бар, Аның артында тау-тау миннәте бар. Г.Тукай 2) Берәү алдында бурычлы булу. Агачтыр аты, Тимердән каты, Ил өстендә миннәте, Су өстендә кодрәте. Табышмак 3) Иткән яхшылыкны тану, рәхмәтле була белү, яхшылыкка каршы яхшылык белән җавап бирү. Һәр һиммәтнең миннәте бар. Мәкаль |