МИН-МИНЛЕКЛЕ с. 1) Артык масаючан, мактанчык; һавалы, тәкәббер. Абыйсы белән әнисеннән ул мин-минлекле, комсыз булмавы белән дә аерылып тора иде. М.Галәү. Югарырак күтәрелгән саен, болытлар сыегая, дигәндәй, акыллылар да азая бара, аларны тираннар һәм мин-минлекле хуҗалар алыштыра. Ф.Яхин

2) Үзбелдекле, үз көченә, мөмкинлегенә артык ышанучан. Нинди горур, нинди мин-минлекле, нинди матур хыяллар белән яшәгән чаклар да булган икән. З.Мәхмүди. Көчле мускуллы, мин-минлекле америкалылар җиңелергә мәҗбүр булалар. Яңа тормыш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә