МИН-МИНЛЕК и. 1) Мактанчыклык, масаючанлык; һавалылык, тәкәбберлек. Чит кеше булса, аз сүзле Бәхтияровны дөрес аңламас, мин-минлек чире йоккан бәндә, дип уйлар иде. М.Насыйбуллин. Мин-минлек түгел һич ирлек, мин-минлек – кешегә кимлек. Ә.Синугыл-Куганаклы. Ә масаю дигәнең тора-бара мин-минлеккә күчеп, кешенең кешелеклелеген тәмам бетерә, адәми затка охшаган бер җанварга әверелдерә. З.Фәтхетдинов 2) Үзеңне, үз көчеңне, сәләтеңне артык югары бәяләү, үз-үзенә артык ышанучанлык. Атлаган саен сокланучыларны очратып тору андый кызларның күбесенең мин-минлеген арттыра, акылларын тирәнәйтергә ирек бирми. М.Юныс. Хуҗа кешенең теленә салынырга яратуын Гыйлемхан чамалап алган иде инде. Әмма әлегәчә төшенә алмый газапланды: мин-минлеге, үртәргә маташуымы? Р.Мөхәммәдиев. Игорь белән Ларисаның тагын бер кагыйдәсе – мин-минлегеңне җиңүгә эчке әзерлек һәм үзеңнең хаксызлыгыңны таный белү ---. Тигез гомер итегез! 3) Үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңә карата хөрмәт, үз дәрәҗәңне белү, горурлык. Алай да тәмам ачылып китәргә мин-минлек ирек бирми әле. М.Маликова. Бүтәннәрдә булган мин-минлек анда да бар. Ул да үзе җитәкләгән колхозның алда баруын тели. В.Нуруллин. Әллә минем бер дә горурлыгым, мин-минлегем юкмы? Әллә мин бары җайга җайлашып кына яши ала торган сәер затмы? Х.Камалов |