МИН-МИНЛЕ с. Мактанчык, масаючан; һавалы, тәкәббер. Мин-минле автор язудан туктаса, донос жанрына күчә. К.Кәримов. Укытучы – шактый тәкәббер, мин-минле ханым – ялгышканын аңласа да, бирешергә теләмичә: «Йомырка тавыкны өйрәтми!» – дип әйтеп ташлады. Татарстан яшьләре. «Бик һавалы, мин-минле кыз икән бу, әңгәмә корып булмас инде», – дип уйладым. Ялкын |