МИНИ-ТРАКТОР и. лат.-ингл. Кечкенә җир мәйданнарында печән чабу, ашлама кертү, культивацияләү кебек авыл хуҗалыгы яки кар чистарту, урам себерү кебек төрле коммуналь һ.б.ш. эшләр башкара ала торган күп функцияле универсаль машина. Тузан суыртырга тиешле мини-трактор пыр туздырып үтеп киткәндә, халык төркеме манекенга әверелеп кала... К.Кәримов. Йорт янына бер көтү техника куып китерделәр – эвакуаторлар, мини-тракторлар, гадәти тракторлар, грейдерлар, самосваллар... Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә