МИНИ’СТРЛЫК и. 1) Дәүләттә аерым эшчәнлек өлкәсе белән җитәкчелек итә торган үзәк идарә органы; шул учреждение урнашкан бина. Капитан телефон янына килде, кирәкле санны җыеп, министрлыкка хәбәр итте. М.Насыйбуллин. Мин яңа кафедра ачуны күздә тоткан идем, министрлыктан җавап алдык: ул эш барып чыкмаслыгын хәбәр иттеләр. Кызганыч. А.Гыйләҗев. Моннан бер ел элек Авыл хуҗалыгы министрлыгында, министр ярдәмчесенә керергә чират көтеп утырганда, өлкән яшьтәге бер карт интеллигент белән танышып китте ул. М.Мәһдиев 2) Министр вазифасы, хезмәте; министр дәрәҗәсе. Министрлыкка ирешү |