МИНИСТР и. фр. Дәүләт яки регион хөкүмәтендә хезмәт вазифасы башкарган, гадәттә министрлык белән җитәкчелек иткән дәүләт эшлеклесе. Шундый абруй-дәрәҗәле министр иде Салих Япеев! Аларны сагынырга гына кала... Марс Шабаев. Дүрт-биш еллар элек, министр урынбасары булып эшләгән чагында, Тимерхан Борһанов Вәрәшбашка машина белән кайткан иде. Г.Ахунов. Бу хатын Петербург зыялылары нәселеннән: элекке патша министры Макаров кызы икән. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә