МИ’НИМУМ и. лат. 1. 1) Нәрсәнең дә булса иң кечкенә күрсәткече, иң кечкенә күләм, микъдар; киресе: максимум. Дулкыннар когерент булсалар, максимумнар һәм минимумнарның чиратлашу картинасы тотрыклы була. Физика курсы. Бер үк функциянең берничә максимумы һәм берничә минимумы булырга мөмкин. Югары математика нигезләре. --- фәзада яктылык агымының яңа бүленеше барлыкка килә, һәм нәтиҗәдә бер ноктада – интенсивлыкның максимумы, ә икенче ноктада минимумы була. Бу күренеш дулкыннар интерференциясе дип атала. Физика 2) Билгеле максатка ирешү өчен үтәлүе тиеш булган иң кирәкле эшләр планы яки төп белемнәр җыелмасы. Ул шушы институтта укыган, шунда ук эшкә калган, Камил килгәндә, кандидатлык минимумнарын тапшырып бетергән, диссертация язып ята иде. Х.Сарьян. Аларның һәркайсы уналтыдан узган инде, так что, устав буенча минимумны тутырырга тиешләр. Л.Гыйззәтуллина 2. с. мәгъ. Иң кечкенә, иң ким. Аутотренингка багышланган вакыт берәмлегенә алдыгызга минимум бурыч куегыз, шул вакыт арасында куелганнан артыгын эшләргә тырышмагыз: монда сездән беркем дә план үтәүне таләп итми. В.Леви. --- хәрәкәт активлыгының минимум дәрәҗәсе организмны сәламәтлек чигендә генә тота, аңа тренировка эффекты ясамый. Сәламәтлек нигезләре 3. рәв. мәгъ. Иң азы, ким дигәндә. – Күпме кирәк була инде дисез? – Ике миллион – минимум. Т.Галиуллин. Киләсе дәрескә кадәр һәрберегез, ким дигәндә, минимум бер кыз белән танышырга тиеш! Р.Вәлиев |