МИНИМАЛЬ с. Охшаш зурлыклар рәтендә иң азы, иң кечкенәсе; киресе: максималь. Минималь хезмәт хакы белән пенсияләр кемнәрнеңдер бер әбәтенә дә тормый бит хәзер. З.Фәйзи. --- электролитлардагы ионнарның корылмалары билгеле бер минималь корылманың бөтен сан тапкыр кабатланышы булалар. Физика курсы. Терек организмнарга витаминнар минималь дозаларда гына кирәк. Робинзон эзләреннән |