МИНИМАЛИЗМ и. лат. 1) Модада, архитектурада артык бизәкләрдән, купшылыктан качу стиле, бары тик функциональ структурадан гына тору күренеше. --- Актёрлар йорты – совет минимализмы стилендәге пыяла һәм бетоннан ясалган аквариум. Идел. Шулай ук хәзер интерьерда киң таралган минимализм күренеше дә пәрдәләргә йогынты ясый. Кәеф ничек?

2) Яшәү рәвешендә, характерда тыйнаклык, таләпләрне иң түбән чиккә төшерү, минимумга калдыру. Минимализм һәм гадилек яратам. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә