МИНИАТЮ’РА и. лат. 1) тар. Китапны яки кулъязманы җанландыру өчен ясалган вак бизәкле төсле рәсем яки бизәкләп язылган баш хәреф. Мәсәлән, мәшһүр рәссам А.Матисс һәм аның фарсы миниатюраларыннан рухланып иҗат ителгән «Гаилә портреты», «Гарәп каһвәханәсе» картиналары шундый үрнәкләрдән. Мәдәни җомга

2) Кечкенә күләмле, бик нәфис итеп сөяк, ефәк, металл һ.б.ш. өслеккә төшерелгән рәсем

3) Зур булмаган күләмдәге әдәбият, музыка яки театр әсәре. --- Ерак Көнчыгыш сүз осталарының өч-дүрт юллык миниатюралары... Кешелекнең дөнья кадәр байлыклары бит алар! Р.Фәйзуллин. Миниатюралар, монологлар әзерләдем дә «Барс-медиа» компаниясе уздыра торган кастингка бардым. И.Иксанова. Бездә хәзер шигырьнең ике юллык миниатюрадан алып романга кадәр төрләре бар. И.Юзеев

4) күч. Нәрсәнең дә булса кечерәйтелгән копиясе; шуның үрнәге, мисалы. Каршыдагы стенада матур кысалы Репин рәсеме эленгән. Болардан башка тагын миниатюрада бирелгән табигать күренешләре дә күп кенә иде. Г.Бәширов. Дәүләтләр күләмендә дипломатия, разведка – хәйләдә, чаялыкта, осталыкта ярышу бара. Кайчакта аерым кешеләр мөнәсәбәтендә шуны миниатюрада күреп торасың. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә