МИНИАТЮР с. 1) Миниатюра (1, 2 мәгъ.) сәнгатенә караган. Ирекле шигырьнең миниатюр бер төренә караган менә бу ике җөмләлек парчада да һичнинди образлы сүз кулланылмаган. Х.Курбатов. Гарәп сәнгатендә нәкыш жанры белән бергә төрле миниатюр әйберләр ясау үсеш ала. К.Гыйззәтов. «Мәк чәчәге», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?», «Без дә солдатлар идек» әсәрләре – сугыш темасын чагылдыруда миниатюр үрнәкләр, дияргә кирәк. М.Җәләлиева 2) Бик кечкенә зурлыктагы, кечкенә форматлы. Тәгъзимә Яббаровна ак миниатюр ридикюлен ачып, шыртлатып япты, колагындагы алтын алкаларын балкытып баш селкеп алгач, янында басып торган кибет директорына ысылдады ---. Г.Ахунов. Уылдык чәчәргә барырга җыенган сөләйман балыгын диңгездә тотып алып, сыртына миниатюр ультратавыш генераторы куярга мөмкин. Кызыклы ихтиология. Зурлык ягыннан щитлы приборлар миниатюр (иң кечкенә), кече габаритлы, уртача һәм зур габаритлы приборларга бүленәләр. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе 3) Кечкенә һәм бик матур, бик нәфис. Бу бик җыйнак, миниатюр шәһәрдә немец бароннары соңгы вакытларга чаклы аерым дәүләт булып яшәгән, диләр. Х.Камалов |