МИНЁР и. фр. 1) к. миначы. Немец минёрларыннан үзләре куйган миналарны казытып алыгыз. Безнең гаскәрләргә, танкларга юл ачылсын. С.Баттал. Язылмаган законнар буенча беренче булып минёрлар бара. Г.Ахунов. Аның белән өч ай буе бер землянкада яшәгән Самойлов минёрлар батальонына җибәрелә. Р.Низамиев

2) Хәрби корабта торпеда тупларына хезмәт күрсәтүче хәрби белгеч. Яшьләр сөйли иде, кырык бернең июль-август айларында, диңгез пехотасының минёрлар курсында укыганда сөйлиләр иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә