МИНЕРАЛЬ с. 1) Минераллардан торган. Сазлы туфракларда клевердагы минераль составның гомуми түбәнәюе күзәтелә. Күпьеллык үләннәр. Әгәр промышленность предприятиеләре җир, су, урман, минераль ресурслардан файдаланган өчен түләргә тиеш булсалар, халык байлыгын шул тикле кадерсезләмәсләр иде. М.Хәсәнов. Үз җисемнәрен төзү өчен, яшел үсемлекләр углекислый газдан, судан һәм минераль тозлардан төрле-төрле органик матдәләр синтезлыйлар. Урман аптекасы 2) Минерал(лар) кушылган, составында минерал(лар) булган. Авыру тигәндә кыргый җанварлар төрле минераль су чыганакларын эзләп табалар һәм эчәләр. Кызыклар дөньясында |