МИНЕРАЛЛАШУ ф. Органик матдәләр минералларга әверелү, минераль кушылмалар барлыкка килү. Үле органик матдәнең биосферадагы биологик әйләнештә катнашмаган бу минераллашу продуктлары тау токымнарына килеп кушыла. Галәм. Җир. Кеше. Микроорганизмнар атмосфера азотының органик кушылмаларга әверелүен, туфракта органик матдәләрнең минераллашуын, үсемлек калдыкларыннан туфракның структурасын булдыра торган кушылмаларның барлыкка килүен тәэмин итәләр. Күпьеллык үләннәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә