МИНЕРАЛ и. лат. Җир кабыгы составында булган һәм гадәттә файдалы казылмалар буларак чыгарыла торган, табигый органик булмаган химик матдә. Музейны 1817 нче елда профессор Броннер оештырып җибәргән, аның минераллар коллекциясе музейга нигез ташы булып яткан иде. Җ.Тәрҗеманов. Минералларны һәм кыйммәтле ташларны тикшереп караган галимнәр аларга төсне биниһая вак металл кисәкләре бирүен ачтылар. Кызыклар дөньясында. Юлда малайлар – бик яхшы минераллар коллекциясе, кызлар кызыклы үсемлекләр гербарие төзиләр. Робинзон эзләреннән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә