МИНЕ’МЧӘ рәв. 1. 1) Мин әйткәнчә, мин уйлаганча, мин теләгәнчә. Беренче эш итеп, Тукайны ачып, әлеге шигырьне карадык. Ура! Нәкъ минемчә икән. Р.Гаташ 2) Мин күрсәткәнчә, мин кушканча, мин өйрәткәнчә; мин эшләгән рәвешле. Минемчә дә эшлиселәре килми, миннән дә котыла алмыйлар. Т.Миңнуллин 2. кер. сүз. функ. Сөйләүченең үз фикерен, үз мөнәсәбәтен белдереп, үз тәҗрибәсенә таянып сөйләвен белдерә. Минемчә, каракның юлы, һичшиксез, аэропорт аша узар... М.Насыйбуллин. Минемчә, Фазыл, килер шундый бер вакыт, без Казанның тарихи үзәген саклаган килеш, аның барлык матур сыйфатларын чагылдырган мемориал булдырырбыз әле. Г.Кашапов. Минемчә, адәм баласын әйдәп баручы көч – аның күңелендә, йөрәгендә кайнаган ялкын, хис. М.Маликова |