МИНЕКЕ тарт. а. 1. Кемнең яки нәрсәнеңдер сөйләүчегә караган булуын белдерә. Ул арада ике егет көдрәеп кара-каршы килеп басты. – Кыз минеке! – диде Сак. Р.Батулла. Кешедә «минеке» дигән тойгы тумыштандыр. Шулай булмый ни, бу дөньяга «мин»ен раслап туган ла ул! Ш.Галиев 2. и. мәгъ. сөйл. эвф. 1) Ирен яки хатынын, сөйгән ярын үз итеп атау сүзе 2) күпл. минекеләр. Сөйләүченең гаиләсе, балалары, якыннары, туганнары. – Минекеләр килеп җиттеме анда? – ди. Т.Миңнуллин |