МИНДАЛЬ и. гр. 1. 1) Бадәм куагы. Әйе, диңгез порты янындагы искиткеч отельләр, чәчәккә күмелгән күпкатлы торак йортлар, миндаль агачлары эчендә утырган виллалар, беренче класслы рестораннар урнашкан урамнан соң Касбага кергәч югалып каласың. М.Мәһдиев 2) Бадәм җимеше – чикләвеге. Миндаль татарча «бадәм» дип әйтелә. Әллә кайдагы җимешләрнең үзебездә исемнәре булган. Ш.Галиев. Тырнаклары миндаль чикләвеге рәвешенә китерелеп, кызылга манылган... М.Маликова. Чикләвек мае ачык сары төстә, югары сыйфатлы була. Тәм ягыннан ул миндаль маен хәтерләтә. Робинзон эзләреннән 2. с. мәгъ. Бадәм чикләвеге кебек озынча формадагы (күзләр тур.). Ә менә хәзер, инде күп еллар узгач, ул абыйсы турында бөтенесен дә белә, хәтта чибәр шәфталу йөзле, миндаль күзле бухгалтершаның да язмышы билгеле, ул аны «мадам Баттерфляй» дип тә атаган иде әле. Р.Мирхәйдәров |