МИ’НАЛАУ ф. Шартлату өчен, мина кору, мина урнаштыру. Кыю подпольщиклар бер ел эчендә дошманга байтак зарар сала: хәрби эшелоннарны шартлату, күперләрне миналау, немец гаскәрләренең көче һәм хәрәкәте турында партизаннарга хәбәр итү, партизан отряды сафларын тулыландыру һ.б. Р.Низамиев Миналап бетерү Тулысынча миналау, миналау эшен төгәлләү Миналап тору Хәзерге моментта миналау эше белән шөгыльләнү Миналап чыгу Башыннан ахырынача, бер ягыннан икенче ягына кадәр миналау |