МИ’НАЛАНУ ф. төш. юн. к. миналау. Ялкын сулап торган күк йөзе, төтеннәргә уралган офыклар, тоташтан миналанган кырлар, ут көлтәләре чәчкән мина шартлаулары, сугышчан иптәшләреңнең кыелган җаннары. Г.Ахунов. Миналанган җир шикелле шәһәрләр дә: Кайда шартлар?.. Кайчан шартлар?.. Ш.Галиев. Хата һәм иллюзияләр монда миналанган кырдагы кебек сагалап кына тора, моны бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Р.Мирхәйдәров |