МИ’НА II и. гр. Греция, Бабил кебек борынгы дәүләтләрдә авырлык һәм акча берәмлеге. Борынгы Афинада исә мондый исәп булган: 1 талант 60 минадан, 1 мина 100 драхмадан, 1 драхма 6 оболдан, 1 обол 8 халктан торган. Ә.Мөхәммәдиев