МИ’НА I и. фр. 1) Җир өстенә яки тирәнгәрәк күмеп, суга батырып, берәр нәрсәгә ябыштырып куела һәм, билгеле тәэсирдән соң (бәрелү, басым, җылылык, радиосигнал һ.б.ш.), корылган механизмы хәрәкәткә килеп шартлый торган снаряд. Минага ләккән дә юк, Үлемгә дәшкән дә юк. Баш исән, йөрәк исән, Башкасын әйткән дә юк. Х.Туфан. Алар гаскәрләргә юл ярып баралар, елга-инешләрдән сугышчыларны чыгаралар, дошманның мина яшергән кырларын чистарталар. Г.Ахунов. Безнең корабль фашист минасына эләкте. Без баттык. Круглар белән котылдык. М.Мәһдиев

2) Миномёт тубы, миномёттан ату өчен махсус снаряд. Ул тирәгә миналар сирәк төште. Кыз исән, менә Миша гына... Ш.Рәкыйпов. Икебезгә тиде берьюлы Бер минаның ике ярчыгы. Берсе калды сержант Фоминда, Икенчесе – минем тәнемдә. М.Кәрим. Снаряд һәм миналар кыю взвод өстенә дә, шаулы Днепр өстенә дә, безнең төп көчләр тупланган сул як ярга да мул ява. Г.Тавлин

3) к. торпеда. Корабның борынын мина җимереп ташлаганда, егермеләп матрос гигант су тавы астында калды. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә