МИН (минем, миңа, мине, миннән, миндә) а. 1) Беренче затны, ягъни сөйләүченең үзен күрсәтү өчен кулланыла. ...Акчаның ни икәнлеген бик яхшы аңлыйм мин. Т.Миңнуллин. Мин еракта, бик еракта синнән, Киткән дуслык – кипкән елгадыр. Ф.Гыйззәтуллина 2) Индивидуумның үз-үзен шәхес буларак билгеләү, атау, шулай ук философик мәгънәдә субъектны белдерү өчен кулланыла. Кешедә «минеке» дигән тойгы тумыштандыр. Шулай булмый ни, бу дөньяга «мин»ен раслап туган ла ул! Ш.Галиев. Кайсыдыр акыл иясе кеше күңелендә ике «мин»нең сугышуы турында әйтеп калдырган бит әле. Р.Низамиев. Сүз үзеңнең «мин»ең белән мөнәсәбәттәге иң гади алымнар, үзеңне идарә итүдәге иң төп этәргечләр турында бара. В.Леви ◊ Мин сиңа әйтим к. минсиңайтим. Берзаман, мин сиңа әйтим, сыерлар бозаулый, сарыклар бәрәнли башлады, хәйран-тамаша. М.Хәсәнов. Кызлар үз иткән егет болай да бер башка үсә ул, мин сиңа әйтим. Ф.Сафин. Миннән киткәнче, иясенә житкәнче Җиренә җиткереп түгел, ә аннан-моннан, өстән-өстән генә, сыйфатсыз гына эшләү турында. Миңа димәгәе Үпкәләп, ачуланып, берәр эшкә, хәлгә катнашудан баш тарту, битарафлык мөнәсәбәте белдерү өчен кулланыла. Ничә көнгә? Ике-өч атнага? Миңа димәгәе, хет ике-өч ел торсын. М.Насыйбуллин. Тик кыланып йөрсен шунда. Миңа димәгәе... Л.Гыймадиева. Кемем соң ул минем? Теләсә нәрсә сөйләнсен шунда! Миңа димәгәе... Класстагы бер хулиганның сүзләренә исем китте, ди... А.Гыймадиев. Миңа дисә к. миңа димәгәе. Ачлыктан үлмәгәе, миңа дисә, шунда бөтенләй кадалып китсен, ди.... Г.Камал. Ярый, ярый, миңа дисә, бүген үк туй итәргә мин разый... Теләсәгез кайчан булсын. К.Тинчурин. Миңа калса Минем фикеремчә, минем уйлавымча, минемчә. Миңа калса, баһадир, бүген кичкә таба кирмәнгә кешеләр җибәрергә кирәктер. М.Хәбибуллин. Актаныштан ишетеп кайткан әлеге канатлы сүз, миңа калса, тирән мәгънәгә ия. Р.Миңнуллин |