МИМЫЛДА’У ф. сөйл. 1) Селкенеп, хәрәкәтләнеп тору. Кысыла төшкән күзләре эчендә йөргән кара алмаларыннан да, вакыт-вакыт мимылдап куйган юка күгелҗем иреннәреннән дә авыр уйларыннан котыласы килгәнлеге әллә кайдан аңлашылса да, сүзне Нурисә башлады: – Районда ни әйткәннәрен дә сорашмыйсың инде, алайса? Р.Рахман 2) Метмелдәү, бер ачылып, бер йомылып, селкенеп, хәрәкәтләнеп тору (иреннәр, күзләр тур.). Шул мизгелдә аның көлү, елмаю, җырлау, җылау белми торган калын иреннәре мимылдап селкенеп куя. Т.Галиуллин Мимылдап кую Бер мәртәбә яки кисәк кенә мимылдау. Шулчак Гаяр елмаеп җибәрә, теле кычыткандай, иреннәре мимылдап куя. Ф.Баттал. Көлгәндә Валяның өч ияге берьюлы мимылдап селкенеп куя. Татарстан яшьләре Мимылдап тору Бераз вакыт дәвамында яки шушы моментта мимылдау. Рәния, бөтен гәүдәсен катырган тыелгысыз көчнең ташуыннан үз-үзен белештермичә, Минәтнең мимылдап торган көпшәк яңагына сугып җибәрде. А.Вергазов |