МИМЫЛДАТУ ф. сөйл. 1) Җиңелчә селкетү, хәрәкәтләндерү (тән мускуллары тур.). Мунча иясе әллә кем түгел, ләүкә астында чуар түшен мимылдатып, арт аякларына чүмәшеп утырган сәйлән күзле бака булган икән лә! М.Галиев

2) Бер ачып, бер йомып хәрәкәтләндерү, селкетеп тору, метмелдәтү (иреннәр, күзләр тур.). --- Такмак әйтә апасы ла, Әттә-гидер дүттә-тә. Авызын-күзен мимылдатып Карап утыра әбкәсе. Җыр. Фәндилә, иреннәрен мимылдатып, сүзен әйтә алмыйча, беркавым басып торгач, елый-елый такмакларга кереште ---. Г.Ахунов. Нурзаһит, дустына күзләрен кысып, кашларын уйнатып, иреннәрен мимылдатып карады, кызма, артыгын бәйләнмә, эшне генә бозасың, янәсе. М.Маликова

Мимылдатып тору Бераз вакыт дәвамында, даими рәвештә яки шушы моментта мимылдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә