МИМО’ЗА и. гр. бот. 1) Кузаклылар семьялыгына караган, Америка, Азия һәм Африка тропикларында таралган үлән, куак яки агач үсемлек; кайбер төрләренең яфраклары аз гына кагылу белән йомарланып китә. Химик механизм мускулда гына очрамый. Мимоза чәчәгенең яфраклары бер ачыла, бер ябыла, ерткыч үсемлекләрнең тозаклары ачылып ябыла. Химиянең киләчәге. Канлы үләннең мимозаныкы шикелле үзенчәлекләре бар. Робинзон эзләреннән 2) Сары төстәге себеркәч чәчәкле мәңгеяшел акация төре; кыр кынасы. Бервакыт, 1984 елның 23 февралендә (Бакый аганың туган көне), мин, язның беренче чәчәкләре – мимоза бәйләме тотып, Бакый агаларга килеп кердем. Л.Шагыйрьҗан |