МИМИКРИ’Я и. ингл. биол. 1) Кайбер хайваннарның һәм үсемлекләрнең, төсе яки формалары белән табигать чолганышыннан аерылып тормас өчен, башка хайваннарга һәм үсемлекләргә охшау күренеше. Табигатьтә организмнарның тереклек шартларына бик күп төрле җайланмалары була. --- Аларга саклагыч төс һәм мимикрия күренешләре керә. Биология. Хәрби киемнең нанобуяу ярдәмендә тирәлеккә охшап калуын (биология фәнендә ул мимикрия дип атала) күз алдына китерегез. Ватаным Татарстан 2) күч. Тормышта теләсә нинди шартларга яраклашу, ят карашларга, таләпләргә җайлашу күренеше, принципсызлык. Аңарда [Зөфәрдә] мимикрия, хамелеонлык сыйфатлары бик көчле. Ф.Хатипов, Р.Сверигин |