МИ’МИКА и. гр. 1) Кешенең күңел кичерешләрен, рухи халәтен чагылдыру формасы булган йөз мускуллары хәрәкәте. Ана теле шул телдә сөйләшүче милләт кешесенең йөз-кыяфәтендәге мимиканы, күз карашын, тавыш үзенчәлеген, җыр-моңын билгели. М.Галиев. Ул Муафикъның мимикасыннан берни аңламаган иде... Р.Зәйдулла. Мәрьям ошатмады булса кирәк, чибәр йөзенең кырыс мимикасы белән моны бик тиз сиздерде. М.Вәлиев

2) Хисләрне, рухи халәтне йөз мускуллары хәрәкәте белән чагылдыру сәнгате, актёрлык сәнгатенең мөһим бер өлеше. Күзләр акайган, кашларга тикле җимерелгән (мимика да эштә, димәк!), куллар да хәрәкәттә. Ә.Сафиуллин. Ике партиягә бүленеп, шундый сүзсез, мимика белән генә уйнала торган күренешләрне уйнап карагыз: бер партия уйный, ә икенчесе карап, беренчесенең нәрсә уйнаганын әйтеп тора. Робинзон эзләреннән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә