МИЛЬ и. лат. Аерым илләрнең метрик системаларында төрле күрсәткечкә тигез булган, башлыча диңгезчелектә кулланыла торган ераклык үлчәү берәмлеге. --- хәтәрле Бискай култыгы артта калды. Без инде Урта диңгезнең дә соңгы мильләрен үтеп барабыз. М.Юныс. Элладаның яр буйлары бездән ярты миль ераклыкта гына. М.Мәһдиев. Һәм менә без Америка Кушма Штатларыннан бары тик 140 миль ераклыкта гына урнашкан Азатлык утравы Кубада. Р.Ибраhимов |