МИЛЛИЯТ и. гар. Миллилек, милли үзенчәлек. Милли ямь, милли шигырь, җыр, милли моң, милли уен Күп заман яктыртмадылар безгә миллият алар. Бикләнеп сакландылар байтак күңелләрдә алар, Күрми тордык без шуңар шатлык, бәхет, тормыш юлын. С.Сүнчәләй. Минем фикеремчә, татар милләтен, татар яшьләрен илаһият, миллият юлына чыгару өчен, дөньякүләм илаһи күтәрелеш кирәк. И.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә