МИЛЛИОНЛЫК с. Миллионга җитәрлек; миллион сумлык. Эшне тиешенчә оештырсаң, алтын һәм асылташларны көрәп алырга мөмкин – бер генә миллионлык булмас. З.Фәтхетдинов. Сафуан кулында 70 миллионлык нефть чыгару корылмалары һәр көнне өч мең тонна нефть бирә. Х.Туфан. --- Болгар һәм Биләргә каршы монгол татарларының җавабы кырыс булган, алар, ярты миллионлык гаскәр белән килеп, Болгар һәм Биләрне тезләндергәннәр. Ф.Бәйрәмова |