МИЛЛИОНЛЫ с. 1) Миллион берәмлектән торган, миллионны үз эченә алган. Ил иҗаты күкләренә Йолдыз булып калыктың, Чын улы син, Хәмит ага, Биш миллионлы халыкның. Х.Туфан. Без – җиде миллионлы халык, дибез. Кайберәүләре аны егерме миллионга да җиткерә. Бу бит – миф. А.Гыйләҗев 2) Бәясе миллион сум, доллар яки башка шундый акча берәмлеге тәшкил иткән. --- бөек рәссамнарның картиналары була. Аларның һәрберсе бик кыйммәт, ә инде барысын бергә санасаң, күп миллионлы хәзинә тәшкил итә. М.Юныс 3) Миллион сум табыш алып эшли торган. Аның атасы – авылдан самавырчы малай булып килеп --- егерме-утыз ел эчендә миллионлы чәй фирмасының хуҗасы булган Борһанетдин абзый түгелме соң? Г.Исхакый 4) Миллион кеше яши торган. Миллионлы шәһәрдә син – миллионнан берем. Юк-юк, бердәнберем! Ш.Галиев |