МИЛЛИОНЛАП сан 1. 1) Миллион чамасы. Язучылар союзы органы саналган «Новый мир» кебек журналлар заманында миллионлап тираж белән чыкса, бүген берничә меңнән артмый... М.Әхмәтҗанов. – Егетләр! Быел гына миллионлап акча эшләдек. Болай барса, ел ахырына тагын шулкадәр үк эшли алабыз, – дип, Кабан кушаматлысы әшнәләренә фикерен җиткерде. И.Сәйфуллин. Хәзер безнең сафларда, кара исәп белән генә дә, миллионлап кеше санала. Казан утлары

2) күч. Бихисап, чиксез күп. Чечен, ингуш, татар, карачайлар – «Антихристлар алар», янәсе! – Ә миллионлап сабый, әниләрнең Сиңа дошман иде нәрсәсе? Х.Туфан. Миллионлап йолдызлар балкыды, Яктыга иреште күрәчәк... Ф.Гыйззәтуллина. Бигрәк тә бездә бүгенге капитализм хәерчеләрне миллионлап тудырып тора. Т.Миңнуллин

2. рәв мәгъ. Миллионнарга бүлеп, миллион-миллион итеп, миллионнар белән. Гади халыкны бер капчык бәрәңге урлаган өчен төрмәгә тыгалар, ә миллионлап урлаган түрәләр, шартлы рәвештә берничә елга ирекләреннән мәхрүм ителеп, өлкә губернаторы итеп сайлана. З.Мəхмүди. Миллионлап киткән адәм башы: Кем хәбәрсез, Кемдер табылган... И.Иксанова. Миллионлап урлаган директорның җәзасызлыгы, ике куян аркасында олыгайган көнендә баланда чөмерүче агайның гаҗизлеге нык тәэсир итте аңа. И.Сираҗи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә