МИЛЛИОНЛАГАН сан Берничә миллион; миллионнар; чиксез күп сандагы. Көньякның куе кара күге астындагы кара җир миллионлаган лампа яктысы белән чигелгән иде... М.Мәһдиев. Инде хәтсездән көйләнгән мондый багланышлар өзелгәч исә, --- әмирлектә сатып алучысын тапмаган миллионлаган пот мамык, йон, миллионлаган данә каракүл тупланды. Т.Әйди. --- социализмның астын өскә әйләндергәч, башка миллионлаган пенсионерлар кебек, карчыгы белән Сәфәргали абзыйның да хәле мөшкелгә әйләнде. З.Фәйзи |