МИЛЛИОНЕР и. фр. 1) Байлыгы, милке акчалата исәпләгәндә миллион һәм аннан да күбрәк акча берәмлегенә тигез булган зат. Революциягә кадәрге Камада пароходлар, баржалар йөрткән миллионер Стахеевлар кешесенең дачасы булган ул. Җ.Фәйзи. --- империянең кесәсе дип йөртелгән бу ярминкәгә [Мәкәрҗәгә] һәр елның августында миллионерлардан башлап шәкертләргә чаклы әллә никадәр мөселман килеп тула. И.Нуруллин. Кәефе шәп иде миллионерның. Егерме җиде яшьтә үз эшең, үз фирмаң, үз миллионың булу алай ук начар түгел икән. Г.Гыйльманов 2) Берәр эшчәнлек өлкәсендә югары күрсәткечкә ирешкән: миллион сум табыш алган, миллион тонна күмер чыгарган, очышлары миллион километрга тулган һ.б.ш. зат. Әйе, бар андый миллионер колхозлар. Минем дә аларда булганым бар ---. Р.Зәйдулла |