МИЛЛИОН сан фр. 1. 1) 1000 000 санын һәм микъдарын белдергән сүз. Миллион автомашина! Уйлый китсәң хәйран калырлык бит: искән җил кебек уза икән гомер дигән нәрсә! М.Хәсәнов. Безгә шул кырык ике миллионны күчереп куйсагыз, сентябрьдә яхшы табыш алачаксыз. М.Маликова. Һавада азот шулкадәрле күп, Җир өстенең һәр гектарына ул утыз миллион тонна чамасы туры килә! Химиянең киләчәге 2) күч. Бихисап, чиксез күп; миллионнарча. Гафу итегез, йөз, мең, миллион кат гафу итегез! К.Тинчурин. Кем белә бит алай буласын, мондый очрак миллионга бер туры килә. М.Маликова. Хәлим бу тавышны мең, миллион тавыш арасыннан танып алыр иде! Г.Гыйльманов 2. и. мәгъ. миллионнар. 1) Зур байлык, бик күп акча. Мәскәүгә, Петербурга барамы, чит мәмләкәтләргә чыгамы, мескенләнеп мең тәңкә теләнүче түгел, миллионнар белән эш итүчеләр кирәк. Т.Миңнуллин. Инде, ниһаять, уңга-сулга карамыйча, иркенләп сөйләшә, миллионнарны үзләре теләгәнчә бүлешә алалар. Р.Мөхәммәдиев. Хуҗасының кереме миллионнардан торуын белгән хәлдә, үзе ун мең хезмәт хакы алган түрәдә эчке протестның барлыкка килүе табигый. Татарстан 2) Зур халык массалары, халыкның киң катламнары. --- командир һәм шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең героик образы миллионнарның күңелен җылытып, каһарманлыкка чакырып, җыр булып яшәр. И.Юзеев. Ул күңеленең алсу чәчәкләрен Миллионнарга өзеп таратты, Ул үзенең илен һәм җырларын Чын ярату белән яратты. Х.Рахман. Фашизм, миллионнарның гомерен өзү белән бергә, Фәрит Яруллинның язылмый калган өр-яңа симфонияләрен дә үтерде. Р.Низамиев |