МИЛЛИМЕ’ТРЛЫ с. 1) Бер үлчәме билгеле миллиметрга тигез булган, билгеле миллиметр тәшкил иткән. Шул окружениедән чыккач, йөз илле ике миллиметрлы тупка төзәүче итеп куйдылар мине. Ф.Сафин. 1943 елдан Ә.Кәримуллин солдат-автоматчы, разведчик һәм сиксән ике миллиметрлы миномёт наводчигы сыйфатында Ватан сугышы фронтлары буйлап сугышчан юл уза ---. Казан утлары. --- черки, үзенең өчәр миллиметрлы кечкенә генә ике антеннасына җылылык бер үк микъдарда килә башлаганчы, гәүдәсенең торышын үзгәртә. Кызыклы физиология

2) Миллиметрларга бүленгән. Приборлар һәм җиһазлар – аскуймага беркетелгән пыяла цилиндр, микрометр, секундомер, миллиметрлы линейка, шарчыклар. Газларда һәм сыеклыкларда күчерү күренешләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә