МИЛЛИМЕТРЛАП рәв. 1) Миллиметрларга бүлеп, миллиметр үлчәме белән. --- Бикчәнтәев актёрларга сәхнәдә шулкадәр күп ирек бирә, шул ук вакытта мыскалына кадәр үлчәнгән дөрес мизансценалар кора һәм рольнең һәр адымы миллиметрлап исәпләнгән «рәсемен» ясый. Сәхнә. Миллиметрлап үлчәп эш итәргә кирәк, хата җибәрергә ярамый. Ирек мәйданы 2) Миллиметр чамасы. Унбиш миллиметрлап ара калдыру 3) күч. Аз-азлап, бик аз итеп. Сүгү мильләп булса, баштан сыйпау – миллиметрлап. X.Туфан 4) күч. Бик акрын. Аннары чират нейрохирургларга җитә: болары берничә сәгать дәвамында, миллиметрлап, кызларның баш мие тукымасын аералар. Татарстан яшьләре. Миллиметрлап кына алга бару |