МИЛЛИМЕТР и. Метрның меңнән бер өлешенә тигез озынлык үлчәү берәмлеге. Кавказ таулары елына 12 миллиметр үсә икән. Ш.Галиев. Техникада үткәргечнең озынлыгын метрлар белән, аркылы кисем мәйданын квадрат миллиметрлар белән үлчиләр. Физика курсы