МИЛЛИЛЕК и. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса хас милли үзенчәлек, милли төсмер. Егерменче гасыр башы әдәби хәрәкәтен өйрәнүдә тарихилык һәм миллилек принципларына таянды [М.Мәһдиев]. Т.Галиуллин. Бу – кылкаләм остасының картиналарына зыялылык һәм миллилек хас. Мәдәни җомга

2) Үз милләтеңне ярату, аның белән горурлану хисе, милли хис, милләтчелек (1 мәгъ.). --- һәр йөз татарның җитмеш-сиксәненең чын миллилек, ягъни чын интернациональлекнең нигезен тәшкил иткән миллилектән «батырларча» арына барып, үзе турында да манкортларча уйларга онытуы – бу система алып килгән иң зур бәлаләрнең берсе. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә