МИЛЛИЛӘШҮ ф. Милли булып китү, милли характер алу; миллилек сыйфатлары алу. Шулай ук шура составы да яңарды яки, шартлы рәвештә әйтсәк, миллиләште. И.Фәйзрахманов. Халыкның бер төркеме дөньядагы сәясәтне белмичә, «лидерларның» миллиләшкән уеннарында катнашмыйча, милли тормышта дөнья көтә. Татар заманы Миллиләшә бару Торган саен ныграк миллиләшү. Артык сиздерергә теләмәсәк тә, без дә – әкрен генә миллиләшә бара торган татар баласы, һәм бездә дә милли терәк-таянычларга ихтыяҗ зур лабаса. Шәһри Казан Миллиләшә башлау Миллиләшү билгеләре сизелү; миллиләшүгә табан бару. Ислам университетының миллиләшә башлавын барыбыз да күрәбез. Безнең гәҗит Миллиләшеп китү Ниндидер сәбәпләр аркасында, нәрсәдер тәэсирендә миллиләшү, тиз миллиләшү. Бу исем латышларда да очрый, Балтыйк буе республикалары хәзер бөтенләй миллиләшеп китеп, һәрбер исем-фамилиягә «С» хәрефе өстиләр – Артурс, мәсәлән. Шәһри Казан |