МИЛЛИЛӘШТЕРҮ ф. Нәрсәгә дә булса милли төс бирү, милли колорит тудыру; миллилеген арттыру; милли элементлар кертү. Татар шагыйре В.В.Князев шигырендәге мотивны, үзе әйтмешли, шактый миллиләштерә. Х.Миңнегулов. Телебез тәүге асылын җуйган, һәм аның даими кулланучылары кимеп бара, замана белән бергә яңа сүзләр барлыкка килми, үсми, керәшен алфавитында укый-язабыз, динне миллиләштермибез. Безнең гәҗит Миллиләштерә башлау Миллиләштерергә керешү Миллиләштерә төшү Бераз миллиләштерү Миллиләштереп бетерү Нык миллиләштерү |