МИЛЛИГРАММ и. лат.-гр. Граммның меңнән бер өлешен белдергән авырлык үлчәү берәмлеге. Бер литр суда 0,01–0,1 миллиграмм нефть булса, ул инде эчәргә яраксыз, аннан чәй дә кайната, аш та пешерә алмыйсың. М.Зарипов. Бер чәчәктә 25 миллиграммга кадәр нектар бар, ә бер гектар кырлыган кырында 40 миллионга кадәр чәчәк була. Робинзон эзләреннән |