МИЛЛИАРДЛЫ с. 1) Миллиард берәмлектән торган, миллиардны үз эченә алган. Ә Кытайда татар – миллиардлы халык арасында бер бөртек. Татарстан яшьләре 2) Миллиардлар белән исәпләнә торган; бәясе миллиард сум, доллар яки башка шундый акча берәмлеге тәшкил иткән. Бу – аның проекты һәм миллионлы, хәтта миллиардлы табыш китерергә тиеш иде. Ф.Яхин. Югыйсә миллиардлы акчалар түгеп үткәрелгән кампаниянең әһәмияте өч тиенлек кенә булачак... Кызыл таң. Рөстәм Миңнеханов Тәһранда миллиардлы килешү төзеде. Безнең гәҗит 3) Миллиард сум табыш алып эшли торган. Утыз ел эчендә миллиардлы зур фирманың җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше ул! Р.Вәлиев |